Казанда ислам турында ачык лекторий эшли башлады. Бүген анда динебез турындагы стереотиплар җимерелде

03 июнь 2021 ел 17:09
Казанда ислам турында ачык лекторий эшли башлады. Бүген анда динебез турындагы стереотиплар җимерелде

Бүген, шәүвәл аеның 22нче көнендә (3нче июньдә), «Казан ярминкәсе» мәйданчыгында XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының рәсми ачылышы узды, әлеге чарага төп оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча илебездән барлыгы 1200гә якын делегат килде. Казанда делегатларны «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе каршы алды, аның кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте ислам турында ачык лекторий оештырды.

Ислам турында ачык лекторий – “Казан ярминкәсе”ндә иң кызыклы мәйданчыкларының берсе. Танылган Казан вәгазьчесе һәм Ислам галиме, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Казан ислам университеты мөгаллиме, рус телендәге “Калям Шариф. Перевод смыслов” һәм “Сахих әл-Бухари в версии Зубдат” кебек бестселлер басмаларның редколлегияләре әгъзасы Әхмәд Әбү Яхъя әл-Хәнәфи, мөселманнарны гына түгел, башка мәдәният һәм дин вәкилләрен дә борчый торган темаларга лекцияләр укый. Фәнни-популяр лекцияләр исламның асыл кыйммәтләрен һәм мәгънәләрен ачып бирә, җәмәгатьчелекнең күп кенә сорауларына җавап бирә, Исламнан куркырга кирәкме-юкмы икәнлеген аңлата һәм бу бөек дин турында формалашкан стереотипларны җимерә.

Бүгенге лекция “Ислам турында 10 төп ялгыш фикер” темасына багышланды. Әхмәд хәзрәт Ислам турындагы киң таралган 10 мифны кире какты: “Барлык мөселманнар — террорчылар һәм  барлык террорчылар – мөселманнар"; “Мөселманнар барлык мөселман булмаганнарны үтерергә тели”; “Ислам хатын-кызны кимсетә”; “Ислам тигезсезлекне хуплый”; “Ислам – гарәпләр дине”; “Мөселманнар Муса белән Гайсәгә ышанмыйлар”; “Ислам башка дин вәкилләре белән аралашуны тыя”; “Мөселманнар Мөхәммәдкә, Кәгъбәгә, Кара таш һ.б. табына”, “Коръән яһүд һәм христиан чыганакларыннан алып язылган”; “Исламда бары ритуаллар гына, рухилык юк”.

Әхмәд Әбу Яхъя Әл-Хәнәфинең ачык лекциясе катнашучыларда зур кызыксыну уятты, чөнки ул Коръән аятьләре, хәдис, фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп төзелүе белән аерылып торды. Шулай итеп, “барлык мөселманнар террорчылармы яки террорчылар – мөселманнар” мифын кире кагып, лектор террорчыларның гамәлләреннән беренче чиратта мөселманнар һәм Әфганстан, Гыйрак, Нигерия, Сүрия кебек ислам илләре зыян күрүен күрсәткән фактларны һәм статистиканы китерде. Хәзрәт шулай ук билгеләп үткәнчә, бу стереотипны ирекле яки ирексез рәвештә массакүләм мәгълүмат чаралары җәмгыять аңына «сеңдерә» һәм алар күп кенә мөселман булмаган кешеләрне Исламнан читләштерәләр.

Башка стереотипларны кире кагып, Әхмәд Абу Яхъя Әл-Хәнәфи ислам диненең бөтен кешелеккә йөз тотуын, димәк, динне ниндидер бер конкрет халык белән бәйләү дөрес түгел, ислам шәригате – универсаль дип билгеләп узды. Тагын бер ялгыш фикер – “Ислам башка дин вәкилләре белән аралашуны тыя” дигән сүзләрне исламның урталык дине булуы белән кире какты. 

Хәзрәт беренче лекциясен түбәндәге сүзләр белән йомгаклады: «Әгәр без Исламны өйрәнсәк, дини гыйлемебезне арттырсак, бу проблемалар юкка чыгачак һәм җәмгыятьтә стереотиплар бетәчәк”.

Әбү Яхъяның ачык лекцияләре түбәндәге тәртип буенча барачак:

5 июнь (шимбә), 12.30-14.00.  
- «Иман һәм акыл: Коръән фәнгә каршы киләме?» лекциясе
- «Эволюция теориясе: Ислам карашы» лекциясе

6 июнь (якшәмбе), 12.30-14.00. 
- «Ислам һәм феминизм» лекциясе
- «Сак булыгыз: секталар!» лекциясе.

Лекцияләр «Казан ярминкәсе» территориясендә 3нче павильонда укыла. Керү ирекле.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана