Бүген, Шәүвәл аеның 23 нче көнендә (4 нче июньдә), “Казань-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Милли тормыш һәм дин” ХI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы уза. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. Җыенның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һ.б. бар иде. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды. Форум Бөтендөнья татарлар конгрессы көче белән оештырыла.
Утырыш Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград өлкәсе мөселманнары оешмасына нигез салучы 96 яшьлек Хәким хәзрәт Биктиев дога кылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум делегатларын сәламләп, Ислам диненең татар халкы тормышында тоткан урынын билгеләп узды, алда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллык торганын искә алды һәм якынлашып килүче халык санын алу кампаниясе алдыннан дин әһелләренә таянуын әйтте. “Әгәр телеңне, динеңне югалтсаң, милләтнең киләчәге юк. Бу бездән башка беркемгә кирәкми», — диде Президент. Ул шулай ук: «Болгарда 1100 еллыкны үткәрү буенча зур гына эшләрне быел башлап җибәрәбез. Федераль оештыру комитеты әле юк, Татарстан оештыру комитетына бүген кул куйдык», — дип ассызыклады.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ТР Президенты Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин да бар иде. Бүген аңа Президент кулыннан ТАССРның 100 еллыгы медален алу бәхете тәтеде.
Президенттан соң, форум делегатларына сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул да үз сүзен 1100 еллыктан башлады:
- Бүгенге җыеныбыз якынлашып килүче бик зур тарихи дата – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы алдыннан уза. Бу вакыйганы Татарстан белән генә бәйләргә ярамый. Хакыйкатьтә, аны хәтта Россия белән чикләү дөрес булмас иде. Чөнки болгар бабаларыбыз исламны рәсми һәм ирекле (!) рәвештә кабул итеп, бөтен дөньяга динара һәм халыкара татулыкның күркәм үрнәген күрсәтә. Бу тарихи вакыйгадан безнең өчен иң кыйммәтле сабак шушы булырга тиеш. Кылычтан куркып түгел, ә күркәм үгет аша безнең бабайлар үз теләкләре белән исламны кабул итә. Менә динара һәм милләтара татулыкның сере кайда.
Камил хәзрәт 1100-еллыкның дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелүен, бу бәйрәмнең Россия мөселманнарына илебез җитәкчелегенең зур бүләге булуын ассызыклап узды. “Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, без – татар дин әһелләре – җәмгыятьтә ислам турында хөкем сөргән тискәре фикерне үзгәртә алмасак, милләттәшләребездә дини-милли үзаңны уята алмасак, Рамазанны ураза тотмыйча заяга уздырган шикелле, 1100-еллыка әзерлек вакытын да бушка уздырган шикелле булачакбыз. Шуңа күрә Татарстан Диния Нәзарәте сезнең белән үзенең зур тәҗрибәсен һәм хезмәтләрен уртаклашырга әзер. Безнең барлык проектлар – Аллаһы ризалыгы өчен генә башкарыла. Кулланыгыз, тыңлагыз, укыгыз һәм карагыз гына!” - дип хәзрәт мөфтиятнең проектларын тәкъдим итеп узды.
Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте эшләтеп җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе белән таныштырып, аның мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә бер дигән мөмкинлек булуын ассызыклады һәм Darul-kutub.com электрон китапханәсе, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре белән мобиль кушымталар, “Даруль ифта” мөселман call-үзәге, имам-хатыйблар тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә, “Азан” радиосы хакында сөйләп узды. Шушы мөмкинлекләрдән Россия төбәкләрендә эшләүче барлык диния нәзарәтләре бушлай файдалана ала. Моннан тыш, хәзрәт “Хозур ТВ” мөселман телеканалы төбәкләрдә күрсәтү ысуллары хакында сөйләде: “2018 елда “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эшли башлады. Бүгенге көндә ул Интернет челтәрендә һәм кабельле канал буларак илнең 9 төбәгендә күрсәтә. “Хозур ТВ” телеканалының сигналын без, әгәр дә ихтыяҗ булса, төбәкләргә бушка җибәрәбез. Сезгә бары тик кабельле телевидение операторлары белән багланышларны алып барырга гына кирәк”.
- Аерым игътибарны мөфти хәзрәт нәзарәтнең татар-мөселман мәктәпләрен булдыру тәҗрибәсенә юнәлтте: Бүгенге көндә Татарстанда Әлмәттә “Нур” мәктәбе, Алабугада “Ихсан” мәктәбе, Балтачта малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты эшли. Чиратта - тагын Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре. Татар-мөселман мәктәпләрен ачуның юридик үзенчәлекләрен, тәртибен, иң кулай юлларын без сезгә күрсәтергә һәм консультация бирергә әзер. Рәхим итегез!”
Пленар утырышта чыгыш ясаган Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дин әһелләрен яшьләргә рухи тәрбия бирүне көчәйтеп, мәктәпләрдә әхлак дәресләрен кертүгә әһәмият бирүгә чакырды.
Утырышның беренче өлеше төгәлләнгәч, делегатлар җомга намазына башкаланың Кол Шәриф, Зәңгәр, Галиев, Апанай, Мәрҗани, Кабан арты мәчетләренә юнәлде. Кол Шәриф мәчетендә җомга вәгазен Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров укыды.
5 июнь көнне Форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены»нда катнашачак. Иртәгә җыен кысаларында Татарстан мөфтияте вәкилләре намаз уку тәртипләренә багышланган дәресләр үткәрәчәк, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү, ир-атлар өчен чалма чорнау буенча мастер-класслар узачак, “Хозур” нәшрияты үз басмаларын дин кардәшләребезгә тәкъдим итеп, сату нокталарында эшне киң җәелдерәчәк, нәшрият хезмәткәрләре халыкны ел дәвамында эшләнгән бушлай мобиль кушымталар белән таныштырачак. Татарстан мөфтиятенә караган сигез мәдрәсә, РИИ, КИУның кабул итү комиссиясе вәкилләре абитуриентларның сорауларына җавап бирәчәк, укыту программалары, укырга керү шартлары хакында сөйләячәк. Мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре дога кылу һәм йолаларны дөрес итеп башкару тәртипләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Изге Болгар җыены мәйданчыкларында һөнәри сәнгать ярминкәләре, хәләл ризыклар сату нокталары оештырылачак. Быелгы җыенда мәртәбәле-шәрәфле кунаклар буларак Төрекмәкстан, Босния һәм Герцеговина, Чечня мөфтиләренең катнашуы көтелә.