Казан мәчетләрендә чит төбәкләрдән килгән татар дин әһелләре җомга намазы укыды

04 июнь 2021 ел 13:47
Казан мәчетләрендә чит төбәкләрдән килгән татар дин әһелләре җомга намазы укыды

Бүген “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучы дин әһелләре пленар утырыштан соң Казан мәчетләренә җомга намазына җыелды.

Кол Шәриф мәчетендә мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, ТРның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь сөйләде һәм намаз укытты. Хәзрәт вәгазен туган җир, туган тел, туган милләт темасына багышлады.

– “Ватанга мәхәббәт иманнан килә”, – дигән Пəйгамбəребез Мөхəммəд ﷺ. Димәк ки, милләтнең иң ышанычлы һәм көчле терәге булып дин тора. Ислам дине татарларны кардәшлеккә, бердәмлеккә һәм теләктәшлеккә өйрәтә. Гореф-гадәтләргә һәм үз халкыңа мәхәббәт тәрбияли. Гыйлемле һәм хезмәт сөючән булырга, гаилә корырга, нәселне сакларга, мал табарга чакыра. Бердәмлек, ватанпәрвәрлек, гыйлемлелек, гореф-гадәт, ныклы гаилә һәм мал – татар халкын саклап калу өчен тагын нәрсә кирәк соң? Иман кирәк!” – дип мөрәҗәгать итте ул.

Вәгазьдә алга таба гыйлемле булу, нәселне саклау, малны бәрәкәтле тоту мәсьәләләре күтәрелде.

Вәгазен хәзрәт корган нигезлəребездə, яшəгəн җирлəребездə үзебезчə (милли тормыш белəн) яшик, татарча уйлыйк, үз ана телебездə сөйлəшик дигән теләкләр белән нәтиҗә ясап төгәлләде. “Үз миллəте, үз халкы белəн горурлана һəм аңа хезмəт итə, татарча уйлый һәм сөйлəшə торган балалар тəрбиялəп калдырыйк, изге эшлəребездə, изге ниятлəребездə Аллаһы ярдəмче булса иде. Теллəребезгə, күңеллəребезгə сабырлыклар биреп, калган гомерлəребезне Аллаһы Раббыбыз риза булырлык итеп үткəрүлəр һəркайсыларыбызга да насыйп булсын. Туган тел – кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кадерләп саклауга бирелгән олуг әманәт ул. Ә телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга”, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Бүген форум делегатлары Казанның Кол Шәриф, Мәрҗани, Апанай, Галиев, Зәңгәр, Кабан арты мәчетләренә җыелып намаз укыды. Вәгазьләр дини, милли бөтенлекне саклау, туган телне үстерү мәсьәләләренә багышланды. Иртәгә форум делегатлары Изге Болгар җыенында катнашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана