Бүген “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучы дин әһелләре пленар утырыштан соң Казан мәчетләренә җомга намазына җыелды.
Кол Шәриф мәчетендә мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, ТРның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь сөйләде һәм намаз укытты. Хәзрәт вәгазен туган җир, туган тел, туган милләт темасына багышлады.
– “Ватанга мәхәббәт иманнан килә”, – дигән Пəйгамбəребез Мөхəммəд ﷺ. Димәк ки, милләтнең иң ышанычлы һәм көчле терәге булып дин тора. Ислам дине татарларны кардәшлеккә, бердәмлеккә һәм теләктәшлеккә өйрәтә. Гореф-гадәтләргә һәм үз халкыңа мәхәббәт тәрбияли. Гыйлемле һәм хезмәт сөючән булырга, гаилә корырга, нәселне сакларга, мал табарга чакыра. Бердәмлек, ватанпәрвәрлек, гыйлемлелек, гореф-гадәт, ныклы гаилә һәм мал – татар халкын саклап калу өчен тагын нәрсә кирәк соң? Иман кирәк!” – дип мөрәҗәгать итте ул.
Вәгазьдә алга таба гыйлемле булу, нәселне саклау, малны бәрәкәтле тоту мәсьәләләре күтәрелде.
Вәгазен хәзрәт корган нигезлəребездə, яшəгəн җирлəребездə үзебезчə (милли тормыш белəн) яшик, татарча уйлыйк, үз ана телебездə сөйлəшик дигән теләкләр белән нәтиҗә ясап төгәлләде. “Үз миллəте, үз халкы белəн горурлана һəм аңа хезмəт итə, татарча уйлый һәм сөйлəшə торган балалар тəрбиялəп калдырыйк, изге эшлəребездə, изге ниятлəребездə Аллаһы ярдəмче булса иде. Теллəребезгə, күңеллəребезгə сабырлыклар биреп, калган гомерлəребезне Аллаһы Раббыбыз риза булырлык итеп үткəрүлəр һəркайсыларыбызга да насыйп булсын. Туган тел – кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кадерләп саклауга бирелгән олуг әманәт ул. Ә телебезне югалту – Аллаһ әмерен үтәмәү булып чыга”, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.
Бүген форум делегатлары Казанның Кол Шәриф, Мәрҗани, Апанай, Галиев, Зәңгәр, Кабан арты мәчетләренә җыелып намаз укыды. Вәгазьләр дини, милли бөтенлекне саклау, туган телне үстерү мәсьәләләренә багышланды. Иртәгә форум делегатлары Изге Болгар җыенында катнашачак.