Мөфти Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты составына кертелде

04 июнь 2021 ел 15:21
Мөфти Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты составына кертелде

Бүген, шәүвәл аеның 23-нче көнендә (4-нче июньдә), Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитетының составын раслады. 

Документта оештыру комитеты составына Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәтнең дә кертелүе әйтелә. Комиссия 2022нче елда әлеге күркәм вакыйгага бәйле булган чараларны әзерләү һәм үткәрү белән шөгыльләнәчәк. Документ бүгеннән үз көченә керә.

Документ нигезендә, Татарстан Министрлар Кабинеты алдагы ике ай дәвамында чаралар планын төзеячәк һәм раслаячак. Оештыру комитеты рәисе итеп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның урынбасарлары итеп ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев билгеләнде. Комитетка Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар кертелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана