Нәзарәтнең ислам турындагы ачык лекторие үз эшен дәвам итә. Иртәгә сүз - дин һәм фән хакында

04 июнь 2021 ел 16:15
Нәзарәтнең ислам турындагы ачык лекторие үз эшен дәвам итә. Иртәгә сүз - дин һәм фән хакында

Иртәгә, шәүвәл аеның 24 нче көнендә (5 нче июньдә), «Казан ярминкәсе» мәйданчыгында «Ислам нуры – Луч ислама» мөселман мәдәнияте күргәзмәсе кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам турындагы ачык лекторие үз эшен дәвам итәчәк. Киләсе лекцияләр «Иман һәм акыл: Коръән фәнгә каршы киләме?» һәм «Эволюция теориясе: Ислам карашы» дигән темаларга багышлана. 

 Танылган Казан вәгазьчесе һәм Ислам галиме, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Казан ислам университеты мөгаллиме, рус телендәге “Калям Шариф. Перевод смыслов” һәм “Сахих әл-Бухари в версии Зубдат” кебек бестселлер басмаларның редколлегияләре әгъзасы Әхмәд Әбү Яхъя әл-Хәнәфи, мөселманнарны гына түгел, башка мәдәният һәм дин вәкилләрен дә борчый торган темаларга лекцияләр укый. Фәнни-популяр лекцияләр исламның асыл кыйммәтләрен һәм мәгънәләрен ачып бирә, җәмәгатьчелекнең күп кенә сорауларына җавап бирә, Исламнан куркырга кирәкме-юкмы икәнлеген аңлата һәм бу бөек дин турында формалашкан стереотипларны җимерә.

Әбү Яхъяның киләсе ачык лекцияләре 6 июньдә дә 12.30-14.00 сәгатьләрдә булачак. Алар «Ислам һәм феминизм» һәм «Сак булыгыз: секталар!» темаларына багышлана.

Лекцияләр «Казан ярминкәсе» территориясендә 3 нче павильонда укыла. Керү ирекле.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана