«Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

04 июнь 2021 ел 22:21
«Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы  РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

«Милли тормыш һәм дин»

XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы

РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

  Казан шәһәре                                             4 июнь, 2021 ел

Россия Федерациясенең 72 төбәгендә яшәүче татар дин әһелләре           2021 елның 3-5 июнендә  Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин»  XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына җыелып, милләттәшләрнең рухи, милли, дини тормышындагы актуаль мәсьәләләр һәм татар мөселман җәмәгатьчелегенең мөһим бурычлары турында киңәш тоттылар. Илебезнең  татар мөселман өммәсе вәкилләре хәзерге чорның матди һәм рухи тормышындагы җитди  сынауларны,  коронавирус зәхмәтен олы сабырлык, төпле акыл, тәрбиялелек һәм оешканлылык белән кичерәләр.  Иманлы милләттәшләребез, фидакарь милләтпәрвәрләр  авырган, кыен хәлгә төшкән кардәшләргә таяныч булырга, татарлар яшәгән төбәкләрдә матди һәм иҗтимагый тәрәккыятькә ярдәм итәргә, имин һәм сәламәт яшәү рәвешен сакларга тырышалар.

Соңгы елларда татарлар тупланып яшәгән күп кенә төбәкләрдә яңа мәчетләр төзелде, мәхәлләләр оешты. Мәчетләр саны 1500 җиткән   Татарстан Республикасында дини һәм милли ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә зур игътибар бирелә. Илдәге мөфтиятләр, мәчет-мәдрәсәләр кардәшләребезнең иманын ныгыту, аларның аң-белем дәрәҗәләрен үстерү, туган телне өйрәнү, куллану  өчен мөһим, күләмле эшләр башкаралар.

 Шул ук вакытта аерым төбәкләрдә, район-шәһәрләрдә рухи милли аңны үстерүдә, дини ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә, булган мөмкинлекләрне куллануда җитешсезлекләр, милли дини җәмәгатьчелекнең хакимият органнары белән  хәл итәсе мәсьәләләр дә бар.

XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар 2022 елда  Ислам диненең изге Болгар җирендә кабул ителүенә 1100 ел тулуны Россия татарларының милли-дини тормышындагы бөек вакыйга дип саныйлар. Бу олуг юбилейга әзерлек кысаларында ислам диненең  татарларның милләт буларак саклануында тоткан әһәмияте, хәзерге глобализация һәм социаль тормышта килеп туган вәзгыятьтә иманны һәм милли үзаңны саклап калуга уңай тәэсир ясавы турында ассызыклап әйтәбез.

Форумда катнашучылар Россиядәге мөселман өммәте өчен гадәти булган рухи кыйммәтләргә таянып, татар халкының милли-әхлакый үсешен, иманнары камилләшүне максат итеп куеп, түбәндәгеләрне белдерәләр:

- Ислам диненең Болгар дәүләтендә кабул ителүенең 1100 еллык юбилее кысаларында абруйлы татар дин әһелләренең, мәгърифәтчеләрнең, дәүләт, фән, мәдәният эшлеклеләренең тирән фикерләрен, фәлсәфи карашларын тарату өстендә эш алып барырга;

- алда торган Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә татарлар яшәгән авыл-шәһәрләрдә, төбәкләрдә милләттәшләребезнең демографик хәленә, милләт буларак саклануына җитди игътибар бирергә;

- Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәтенең мәчетләрдә татар телен киңрәк куллану башлангычын хуплап, әлеге файдалы тәҗрибәне Россия төбәкләрендәге татар дини оешмаларында да гамәлгә куюны кирәк дип табарга;

 - Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның бүлекчәләре, Россия өлкәләрендәге мөселман диния нәзарәтләре ярдәме белән “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе нигезендә мәчет-мәхәлләләребезнең һәм милли-мәдәни оешмаларның уртак эшчәнлеген тагын да киңәйтергә;

- 2021 елның 11 нче маенда Казанда булган фаҗигале вакыйганы истә тотып, мәктәп-гимназияләрдә, колледжларда, югары уку йортларында укучы яшьләрнең рухи халәтенә, уй-хисләренә, рухи һәм дөньяви карашларына гайре рәсми игътибарны арттырып, бер генә яшь кешене гыйлемле, алдынгы фикерле мохиттән читтә калдырмау чараларын күрергә;

- мөселман мәхәлләләрендәге эшчәнлекне камилләштерергә, мәчетләрнең мәгърифәти эшчәнлеген үстерергә, гаилә төзү, бала туу, исем кушу, вафат булуны махсус кенәгәләрдә теркәп, һәр мәхәлләнең демографик хәле турында мәгълүмат  базасын булдырырга;

- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимият органнарының Болгар ислам академиясендә, Русия ислам университетларында, мәдрәсәләрдә барлык төбәкләрдә татулыкны ныгытырга, сәләтле  кадрлар әзерләү буенча гамәлләрен хупларга;

- мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә туган телне, милли һәм дини әдәбиятны, татар тарихын, гореф-гадәтләрне өйрәнү чараларын киңәйтергә;

- татар яшьләрен милли, рухи кыйммәтләргә җәлеп итү һәм дини, этник үзаңнарын үстерү максаты белән  мәхәлләләрнең һәм милли оешмаларның уртак эшчәнлеген арттырырга;

- хәләл стандартлары нигезендә азык-төлек җитештерүне, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләүне камилләштерергә;

- Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы, Ислам мәгарифе советы эшчәнлеген дәвам итәргә;

- милли-мәдәни оешмаларда ислам мәгарифен, тәрбия эшләрен көчәйтү, мөселман матбугатын үстерү, интернет челтәренең татар телле өлешен арттыру чараларын күрергә;

- алга таба да Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлегенә, ислам бизнесы принципларын куллануга игътибарны арттырырга;

- мөселман мәхәлләләренең, татар җәмәгатьчелегенең исламофобия, экстремизм, терроризм һәм ксенофобиягә бердәм каршы торуга әзерлеген камилләштерергә;

- мөселман эшлеклеләренә һәм фәнни җәмгыятьләренә Ислам дине, татар халкы тарихы буенча китаплар, әсбаплар төзүенә һәм таратуына ярдәм итәргә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана