Бүген, шәүвәл аеның 24 нче көнендә (5 нче июньдә), Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1099 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәмдә Мәскәүдән күпсанлы рәсми кунаклар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, дини лидерлар, муниципаль берәмлек башлыклары, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы эшендә катнашкан мөселман дин әһелләре катнашты.
Изге Болгар җыенында катнашучыларны тантаналы ачылышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары башлыгы, республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе Әлбир Крганов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, шулай ук башка күренекле мөселман дин әһелләре дә катнашты.
Форумда мәртәбәле кунаклардан шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, “Милли Шура” рәисе Васыйл Шәйхразиев, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл һ.б. катнашты.
Марат Хөснуллин фестивальдә катнашучыларны РФ Хөкүмәте Рәисе һәм шәхсән үз исеменнән сәламләп, республика җитәкчелегенә 1100 ел элек нигез салынган, бөтен ил өчен шундый мөһим булган чара уздырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ил Президенты В.В.Путин берничә тапкыр илебезнең рухи мәдәниятенең нигезе һәм аның дәүләтчелеген ныгыту шарты булган дини традицияләрне саклауның аеруча мөһим булуын ассызыклады. Бүген үткән киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2022 елда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча Татарстан Республикасы һәм хөрмәтле дин әһелләре белән берлектә әлеге мөһим вакыйганы югары дәрәҗәдә оештырып уздырырга мөмкин булыр, дип ышанычын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты адресына рәхмәт сүзләрен белдереп, 1100-еллыкның гомумфедераль вакыйга булуын һәм бәйрәм чараларының Казан, Татарстан һәм Болгар белән генә чикләнмәячәген, ә Россия күләмендә узачагын ассызыклады.
Минтимер Шәймиев исә бу тарихи вакыйганы бәйрәм итү Россия күләмендә Ислам динен тану дигәнне аңлата, дип тә өстәде.
РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин билгеләп үткәнчә, бүген Изге Болгар нәкъ менә Болгар җирендә 1000 елдан күбрәк вакыт элек кабул ителгән Ислам фикере, ислам традицияләре белән балкый. "Дин галимнәре биредән хәзерге Россия территориясенә Ислам яктылыгын, үз гореф-гадәтләрен таратты. Бу гореф-гадәтләр, татар дин әһелләренең һәм Идел буе Болгарыннан чыккан халыкларның дин галимнәренең хезмәтләре, Кавказ, Кырымның Ислам вәкилләре хезмәтләре белән берләшеп, нәтиҗәдә Исламның уникаль традицияләре барлыкка килгән", - диде ул. Евгений Еремин хәбәр иткәнчә, традицияләрнең Болгар җирендә әле дә яшәп килүенә мисал булып Болгар ислам академиясе эшчәнлеге тора. "Россия Президенты Ислам ролен, мөселманнарның безнең иҗтимагый, дини тормыштагы ролен югары бәяли, шуңа күрә ул киләсе елда бу күркәм юбилейны бәйрәм итү инициативасын хуплады", - дип нәтиҗә ясады ул.
Ә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фестивальдә катнашучыларга Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуның әһәмиятен генә аңлатып калмыйча, туган телне сакларга һәм халык санын алу вакытында милли үзенчәлекләрне истә тотарга чакырды.
Изге Болгар җыены уңаеннан күптөрле бәйрәм чаралары: дини җырлар концерты, “Кече манара” янында тәүбә кылу чарасы, Татарстан Республикасының халык сәнгать һөнәр осталарының күргәзмәсе, билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Көн дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының барлык объектлары да бәйрәм кунакларына хезмәт күрсәтте. Шулай ук Изге Болгар җыенында «Язу тарихы»на багышланган интерактив мәйданчык эшләде. Анда урта гасырда болгар-татар язуы, каләм, каллиграфия үзенчәлекләре турында кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге булды.
Чараның кульминациясе зур манара янындагы борынгы Җәмигъ мәчете хәрабәләре янында җәмәгать белән өйлә намазын уку булды.
Болгар җыены кысаларында Нәзарәт тарафыннан да кызыклы чаралар уздырылды. Иртәнге сигездә, халыкны чакырып, Истәлек билгесе янында Коръән уку һәм мөнәҗәтләр әйтү башланып китте. Биредә Татарстан мөфтиенең шәкерте, Коръән-хафиз Сәидкамал Суюнов чыгыш ясады. Көн дәвамында Нәзарәт вәкилләре намаз уку тәртипләренә багышланган дәресләр үткәрде, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү, ир-атлар өчен чалма чорнау буенча мастер-класслар узды, “Хозур” нәшрияты үз басмаларын дин кардәшләребезгә тәкъдим итеп, сату нокталарында эшне киң җәелдерде, нәшрият хезмәткәрләре халыкны ел дәвамында эшләнгән бушлай мобиль кушымталар белән таныштырды. Татарстан мөфтиятенә караган сигез мәдрәсә, РИИ, КИУның кабул итү комиссиясе вәкилләре абитуриентларның сорауларына җавап бирде, укыту программалары, укырга керү шартлары хакында сөйләде. Мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре дога кылу һәм йолаларны дөрес итеп башкару тәртипләре буенча консультацияләр бирде. Изге Болгар җыены кысаларында һөнәри сәнгать ярминкәләре, хәләл ризыклар сату нокталары оештырылды.
Болгар җыенында Нәзарәтнең волонтерлары хезмәт күрсәтте – иртәдән 30 егет, 16 кыз килүчеләрне каршы алу, юлны, тәһарәт алу, намаз уку урыннарын күрсәтү, истәлекле урыннар белән таныштыру, COVID-19 инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен күреләчәк чаралар – антисептиклардан файдалануны тәэмин итү, намаз уку урынында дин кардәшләрнең дистанция калдырып утыруы һ.б. өчен җавап бирде.
Болгар җыены тантаналарында Рузил Ихсанов, Марсель Вәгыйзов, Ильяс Халиков кебек башкаручылар дини мөнәҗәтләр башкарды.