Нәзарәттә Татарстан Мөфтие һәм БГӘнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе очрашты

08 июнь 2021 ел 14:46
Нәзарәттә Татарстан Мөфтие һәм БГӘнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе очрашты

Бүген, шәүвәл аеның 27 нче көнендә (8 нче июньдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әхмәд Әл-Җәбир булып китте. Мөфтияттә аны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, ТР Президенты Аппараты Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар буенча идарә башлыгы Альберт Дирзизов һәм башкалар катнашты. 
Иң элек мәртәбәле кунак Татарстан мөфтие белән бергә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең тарихи бинасын карады. Төзекләндерелеп, Рамазан аеннан соң тулы көченә эшли башлаган мәдрәсәдә ул көндезге бүлек студентлары һәм мөгаллимнәр белән аралашты. Мөхәммәд Әхмәд Әл-Җәбир мәдрәсәдә гарәп телен укыту һәм өйрәнү дәрәҗәсен югары бәяләде. Камил хәзрәт аны шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарихи комплексын төзекләндерүнең генераль планы һәм Галиев мәчете комплексын үстерү планнары белән таныштырды. 
Алга таба эшлекле очрашу Нәзарәт бинасында дәвам итте. Камил хәзрәт кунакка экскурсия уздырып, шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киң кырлы эшчәнлеге, шул исәптән, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты, медиапроектлар, хәйрия эшләре һәм Татарстанда мөселман мәгарифе белән таныштырды. Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләренең фәнни дин гыйлеме өлкәсендәге хезмәтләре Илчедә зур кызыксыну уятты. 
Эшлекле сөйләшү вакытында сүз Татарстан Республикасының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлеге һәм конструктив эшчәнлеге, аерым алганда, илчелек һәм мөфтият хезмәттәшлеге турында барды. Камил хәзрәт Илчегә мөфтиятнең ислам мәгарифе, Коръән белеме, нәшрият эше, медиапроектлар һәм хәйриячелек өлкәсендәге багланышларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Илче, мөселман өммәтенә файда итү өчен, мөфтият белән хезмәттәшлекне дәвам иттерү максатыннан, үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. 
Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка бүгенге дустанә очрашу истәлеге итеп “Бердәмлек” медален тапшырды һәм бүләкккә кылыч бирде. Илче үзенең Казанга эшлекле сәфәре вакытында шулай ук “Ярдәм” мәчете комплексында булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана