«Гаилә» мәчете «Сабыйга» акциясен башлап җибәрде

09 июнь 2021 ел 11:32
«Гаилә» мәчете «Сабыйга» акциясен башлап җибәрде

“Гаилә” мәчете, Казан хосписына ярдәм итү максатыннан, «Сабыйга» дип исемләнгән хәйрия акциясен башлап җибәрде. Быел әлеге чара 1 июньнән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Халыктан тупланган гигиена кирәк-яраклары Казан балалар хосписына тапшырылачак. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, хоспис көндәлек шәхси гигиена предметлары – бала төрү чүпрәкләре, подгузниклар, юеш салфеткалар, сабын һәм башка товарларга мохтаҗ. Халыктан ярдәм “Гаилә” мәчетендә Җ.Фәйзи урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә. Акчалата ярдәм күрсәтү дә мөмкин. Тапшырылган сәдакаларга шулай ук хоспис өчен кирәк-яраклар сатып алыначак. Акчаларны җибәрү өчен банк карталарының номерлары: 4274 2742 1725 4293 Сбер, 4000 7934 7439 8536 АББ (“Хоспис” сүзен язып җибәрергә).

Исегезгә төшерәбез, Казан хосписында балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтелә. Хәзерге вакытта әлеге комплексның яңа бинасы төзелеше дәвам итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана