“Россия – Ислам дөньясы” төркеме җитәкчелеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре илчеләре белән очрашты

09 июнь 2021 ел 17:49
“Россия – Ислам дөньясы” төркеме җитәкчелеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре илчеләре белән очрашты

Бүген, шәүвәл аеның 28 көнендә (9 июньдә), Мәскәүдә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме җитәкчелеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән дәүләтләрнең илчеләре белән очрашты. Утырыш ТР Президенты, Стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе, төркемнең рәис урынбасары Константин Шувалов, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе Федераль Җыены вәкилләре, Татарстан Республикасы һәм Россиянең кайбер субъектлары башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашында узды. Моннан тыш, очрашуда Стратегик караш төркеменең гамәлдәге әгъзалары катнашты, алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. 

Илчеләр белән традицион очрашуда стратегик караш төркеме эшчәнлеге тәкъдим ителде, төркем эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төп казанышлар һәм планнар күрсәтелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел Төркем уннан артык зур чара уздырган; агымдагы елның октябрь аенда Согуд Гарәбстаны Корольлегендә (Җиддә шәһәре) Стратегик күзаллау төркеменең “Россия – Ислам дөньясы: диалог һәм хезмәттәшлек перспективалары” дип исемләнгән күчмә утырышын уздыру планлаштырыла, 2021 елның 28-30 июлендә Казанда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” халыкара икътисади саммит узачак. Моннан тыш, көн тәртибенең төп мәсьәләләренә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы юбилее дә кертелгән иде.

Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана