Нәзарәткә мөфтиләр Әлбир хәзрәт Крганов һәм Таһир хәзрәт Саматов килде

10 июнь 2021 ел 13:48
Нәзарәткә мөфтиләр Әлбир хәзрәт Крганов һәм Таһир хәзрәт Саматов килде

Бүген, шәүвәл аеның 29 нчы көнендә (10 нчы июньдә) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнарының Дини җыены, Мәскәү диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Иң элек мәртәбәле кунак Татарстан мөфтие белән бергә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең тарихи бинасын карады. Төзекләндерелеп, Рамазан аеннан соң тулы көченә эшли башлаган мәдрәсәдә ул көндезге бүлек студентлары һәм мөгаллимнәр белән аралашты. Әлбир хәзрәт Крганов күрелгәннәрдән бик канәгать калып, биредә зур эшләр барганлыгын билгеләп үтте. Мөфти хәзрәтләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе базасында университет оештыру ниятләре белән уртаклашты, ә Әлбир Крганов үз чиратында анда тәрикатьне өйрәнү буенча бер бүлек ачарга тәкъдим итте.

Камил хәзрәт аны шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тарихи комплексын төзекләндерүнең генераль планы һәм Галиев мәчете комплексын үстерү планнары белән таныштырды.

Алга таба эшлекле очрашу Нәзарәт бинасында дәвам итте. Камил хәзрәт, кунакка экскурсия уздырып, шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киң кырлы эшчәнлеге, шул исәптән, «Казан басмасы» заманча компьютер шрифтын ясау һәм Коръәннең яңа Казан басмасын әзерләү буенча эш барышы белән таныштырды. Әлеге проектлар кунакта бик зур кызыксыну уятты. Әлбир хәзрәт Крганов, яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча үз проектларын тәкъдим итеп, Татарстан мөфтияте белгечләрен дә анда катнашырга чакырды. Соңрак хәзрәтләрнең очрашуына тагын бер бер мөфти — Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир Саматов та килеп кушылды.

Иртә белән Әлбир хәзрәт Крганов атарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Анда Татар дин әһелләре форумы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын уздыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана