ТР Президенты Татарстан мөфтияте һәм Россия мөселманнары Дини җыены башлыклары белән очрашты

10 июнь 2021 ел 13:52
ТР Президенты Татарстан мөфтияте һәм Россия мөселманнары Дини җыены башлыклары белән очрашты

Бүген, Шәүвәл аеның 29 көнендә (10 июньдә), Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Әңгәмә барышында милләтара һәм динара татулыкны ныгыту өлкәсендә багланышлар, ислам мәгарифен үстерү, шулай ук 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Исегезгә төшерәбез, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты составына кертелде

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана