Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитеты һәм Россия мөфтиләр шурасы каршындагы «Хәләл» сертификацияләү үзәге арасында Меморандумга кул куелды

11 июнь 2021 ел 16:00
Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитеты һәм Россия мөфтиләр шурасы каршындагы «Хәләл» сертификацияләү үзәге арасында Меморандумга кул куелды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 1-нче көнендә (11 июньдә), Татарстан мөфтияте бинасында «Хәләл» стандарты комитеты белән Россия мөфтиләр шурасы каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге арасында үзара аңлашу турында яңартылган Меморандумга кул куелды. Документны оешмаларның башлыклары Габбас хәзрәт Кадыйров һәм Айдар Газизов имзалады. Документка рәсми рәвештә кул кую чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфикъ Фәттәхетдинов катнашты.

Үзара аңлашу турындагы Меморандумга озак вакытлы конструктив партнерлык элемтәләрен ныгытырга ярдәм итүче шартлар булдыру өчен ике яклы тырышлыкны туплау максатыннан һәм Россиядә хәләл-индустрияне үстерү нияте белән кул куелды. Үзара бәйләнешне тигезлек, ике яклы ышаныч, шулай ук Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл базарны үстерү эшендә максатчанлык нигезендә гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Хезмәттәшлек кысаларында Комитет һәм Үзәк уртак чаралар һәм фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, укыту программалары, хәләл товарлардан (хезмәтләрдән) кулланучыларның хокукларын яклау һ.б. мәсьәләләр буенча багланышлар алып барачак. Моннан тыш, Меморандумда ике сертификацияләүче оешманың Татарстан Республикасы җирлегендә эшләү тәртибе дә билгеләнгән. 

Документ шулай ук ике як өчен дә файдалы булган мәгълүмат һәм документлар белән үзара алмашуны җайга сала. Меморандум имзаланган көннән, ягъни бүгеннән – 2021 елның 11 июненнән үз көченә керә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана