Казанда бушлай чәч кистерү көне үтте

11 июнь 2021 ел 15:25
Казанда бушлай чәч кистерү көне үтте

Бүген, Зөлкагъдә аеның 1 көнендә (11 июньдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Сакал” барбершопы белән берлектә, инвалидлар өчен бушлай чәч кистерү көне үткәрде. Чараны “Зәкят” хәйрия фонды һәм Чиләбенең “Трактор” хоккей клубы уенчылары Альберт Яруллин һәм Эмиль Гарипов оештырды. Бәйрәмдә “Зәкят” фонды карамагындагы сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнашты. Алар ДЦП, аутизм, Даун синдромы һәм башка диагнозлардан интегә. Әлеге башлангыч кысаларында инвалидларга чәчтараш хезмәтләре бушлай күрсәтелде.

Чара фонд карамагындагы Тимур Фазлыевның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Талантлы малай, күпләгән бәйгеләр лауреаты ДЦП һәм ретинопатия белән интегә, әлеге авырулар аның күрү сәләтен тулысынча югалтуга китергән.

Алга таба оештыручылар сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры  Булат Мәрданов хоккейчыларны һәм аларның бердәм дус командасына хезмәттәшлек, рухи кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Аннары балаларның бер өлеше Альберт һәм Эмиль белән чәй өстәле артында әңгәмә корды, икенчеләре чәчләрен алдырды. Чара ахырында балалар яраткан хоккейчылары белән фотога төште, шулай ук аларга автографлы шайбалар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана