Бүген, Зөлкагъдә аеның 1 көнендә (11 июньдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Сакал” барбершопы белән берлектә, инвалидлар өчен бушлай чәч кистерү көне үткәрде. Чараны “Зәкят” хәйрия фонды һәм Чиләбенең “Трактор” хоккей клубы уенчылары Альберт Яруллин һәм Эмиль Гарипов оештырды. Бәйрәмдә “Зәкят” фонды карамагындагы сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнашты. Алар ДЦП, аутизм, Даун синдромы һәм башка диагнозлардан интегә. Әлеге башлангыч кысаларында инвалидларга чәчтараш хезмәтләре бушлай күрсәтелде.
Чара фонд карамагындагы Тимур Фазлыевның Коръән аятьләре укуы белән башланып китте. Талантлы малай, күпләгән бәйгеләр лауреаты ДЦП һәм ретинопатия белән интегә, әлеге авырулар аның күрү сәләтен тулысынча югалтуга китергән.
Алга таба оештыручылар сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов хоккейчыларны һәм аларның бердәм дус командасына хезмәттәшлек, рухи кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
Аннары балаларның бер өлеше Альберт һәм Эмиль белән чәй өстәле артында әңгәмә корды, икенчеләре чәчләрен алдырды. Чара ахырында балалар яраткан хоккейчылары белән фотога төште, шулай ук аларга автографлы шайбалар тапшырылды.