"Chistavi woman" бизнес-клубының беренче форум-сессиясе узды

15 июнь 2021 ел 15:58
"Chistavi woman" бизнес-клубының беренче форум-сессиясе узды

13 июньдә Чистайда "Chistavi woman" бизнес-клубының беренче форум-сессиясе узды. Әлеге чарада клубның резидентлары да, чакырылган кунаклар да катнашты.

"Chistavi woman" бизнес-клубы 2021 елның язында шәһәрнең актив мөселман хатын-кызларын берләштерү максаты белән оештырыла. Алар - хәләл җефете дә, балаларның әнисе дә, өстәвенә, үзләренең яраткан эшләре дә бар. Клуб җитәкчесе - Чистай мөслимәләр берлеге белән җитәкчелек иткән чорда лидерлык сыйфатлары ачылган һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә дә тәҗрибәсе булган Лиана Шәязданова. Аларны берләштерү динебезгә ихластан хезмәт итәргә һәм мөһим стратегик проектларны тормышка ашырганда ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Район мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов әлеге чараны хуплау сүзләре һәм дога белән ачып җибәрде. Аннан спикерлар сүз алды. Әнәс хәзрәт Шәязданов, мәсәлән, Исламның биш баганасында тупланган уңыш серләре турында сөйләде. Ә эшмәкәр һәм клуб резиденты Наталья Жукова нәтиҗәле итеп эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Бу аңа көндәлек мәшәкатьләрне үтәргә һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. 

Клуб резидентлары һәм кунаклар "Chistavi woman" бизнес-клубының беренче форум-сессиясе турында уңай фикерләрен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана