Арчада мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәреләчәк

15 июнь 2021 ел 16:00
Арчада мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәреләчәк

Зөлкагъдә аеның 17 көнендә (27 июньдә), Яшьләр көне уңаеннан Арчада мөселман ир-атлар арасында “Көнчыгыш” мәчете кубогына мини-футбол буенча республикакүләм турнир үтәчәк. Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче ярышның төп максатлары булып дин кардәшләребезне физик культура һәм спортка җәлеп итү, мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне һ.б. ныгыту тора. Турнирны Арча мөхтәсибәте, “Көнчыгыш” мәчете, “Арча” спорт мәктәбе оештыра.

Уеннарда катнашу өчен 14 яше тулган, намаз укучы дин кардәшләребез чакырыла. Команда 6 уенчыдан һәм бер капкачыдан торырга тиеш. Уеннарга мини-футбол буенча профессиональ клубларда чыгыш ясаучылар кабул ителми.

Катнашу өчен гаризалар 19 июньгә кадәр түбәндәге телефон буенча кабул ителә: 89510651110, электрон почта: ilyashaji@mail.ru (Ильяс хәзрәт).

Турнир якшәмбе көнне Арчаның үзәк стадионында (Нагорная, 1А) 09.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Теркәлү – 08.30 сәгатьтә. Җиңү яулаучы командалар медаль, кубок, дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Түбәндә нигезләмә белән танышырга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана