Тәтеш районында Әтрәч укулары узды

15 июнь 2021 ел 18:40
Тәтеш районында Әтрәч укулары узды

Әлеге чарада Тәтеш районының һәм республикабызның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Әтрәч укуларын Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде, үз вәгазендә ул кешелекнең төп кыйммәтләрен саклау кирәклеге турында искә төшерде.

Алга таба Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгыш ясап, әлеге тарихи җирлекне саклауның мөһимлеге турында әйтеп узды. Ул чараны оештыручыларга – төбәк тарихын өйрәнүче һәм “Шонгат” фонды җитәкчесе Мөнир Вәлиевка, “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиевка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әтрәч укуларында катнашучылар халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклау хакында чыгышлар ясады.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашучыларга татар халкының рухи-әхлакый мирасыннан нәсыйхәтләр китереп узды, районда яшәүчеләрнең тарихка сакчыл мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәтен белдерде, аннары районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Сафиулловага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатын тапшырды.

Алга таба Әтрәч тарихы турында китап бастырган һәм шушы төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче Мөнир Вәлиев чыгыш ясады: “Әгәр без бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне сакламасак, хәлебез аяныч булыр иде. Безнең бурычыбыз – киләчәк буынга тарихыбызны һәм традицияләрне җиткерү”, – диде ул.

Әтрәч укулары намаз уку һәм Изгеләр чишмәсе янәшәсендә чәй эчү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана