Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде. Эшлекле сәфәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында бара. Делегациянең визит программасында «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнашу, эшкуарлар белән очрашу, «TEXNOPARK» ҖЧҖдә булу, Үзбәкстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең көн тәртибе буенча эш планлаштырылган. Шулай ук сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак.
Татарстан мөфтие республика делегациясе составында Үзбәкстанга килде
16 июнь 2021 ел 10:49
Соңгы яңалыклар
Танылган татар хәзрәтләре республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә
02 декабрь 2025 ел 14:56
Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде
02 декабрь 2025 ел 10:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


