Татарстан мөфтие Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды

16 июнь 2021 ел 14:28
Татарстан мөфтие Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды

Бүген, Зөлкагъдә аеның 6 көнендә (16 июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ташкентта Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә булды. Мөфтият эшчәнлеге белән аны һәм аның беренче урынбасары Илфәр хәзрәт Хәсәновны Үзбәкстан мөфтие урынбасары Үткер Хәсәнбаев таныштырды.

Ул Үзбәкстан мөфтиятенең эшчәнлеге, илдә ислам үсеше, үзбәк мөселманнарының мәгариф, хәләл-индустрия, нәшрият эшчәнлеге һ.б. өлкәләрдә соңгы казанышлары турында сөйләде. Мисал өчен, Камил хәзрәткә Нәзарәтнең фәтва бүлеге һәм колл-үзәге эшчәнлеге дә күрсәтелде.

Үзбәкстанда бүгенге көндә 2100 мәчет, 10 ислам урта-махсус уку йорты, 3 ислам югары уку йорты эшли. Моннан тыш, сүз Татарстан һәм Үзбәкстан мөфтиятләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту хакында барды. Дин әһелләре хезмәттәшлекнең уңышлы нәтиҗәләре мисалларын билгеләп үтте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Үзбәкстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул кую мөмкинлеге турында фикер алышты.

Искәртеп узабыз, 2019 елда Үзбәкстан мөфтияте тарафыннан 10 мең данәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән Коръән басмасы бастырылган иде. Моның өчен Татарстан мөфтияте Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтенә электрон басмалар тапшырган иде. Дини басмалар нөсхәләре белән алмашу тәҗрибәсен киләчәктә дә дәвам итәргә булдылар. Ике республиканың дини оешмалары арасында хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше хәләл өлкәсе була алыр иде. Аерым алганда, ике як өчен дә Татарстанда һәм Үзбәкстанда җитештерелә торган товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бирелә торган хәләл сертификатларны үзара тану файдалы булыр иде.

Очрашу барышында Татарстан һәм Үзбәкстанның ислам уку йортлары студентлары белән алмашу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Камил хәзрәт хезмәттәшләренә Татарстанда ислам мәгарифе системасы турында сөйләде һәм Үзбәкстан гражданнарының да Болгар ислам академиясендә белем алуларын искәртте.

Шулай ук дин әһелләре тарихи юбилей – Идел буе Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу турында да сөйләштеләр.

Рәсми очрашудан соң Камил хәзрәт һәм Илфар хәзрәт Ислам мәдәни үзәге һәм Ташкентның Үзәк Җәмигъ мәчете, шулай ук VII гасырда (644-646 елларда) язылган, Госман радыйаллаһу ганһәнең Коръән мөсхәфе сакланган урыннны карады. Камил хәзрәт һәм Илфар хәзрәтнең эш сәфәре дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана