Нәзарәт халык арасында наркоманиягә каршы дәгъват алып бара

16 июнь 2021 ел 17:03
Нәзарәт халык арасында наркоманиягә каршы дәгъват алып бара

Бүген, зөлкагъдә аеның 6 көнендә (16 июньдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы структурасы вәкилләре белән бергәлектә яшьләр арасында психикага начар йогынты ясый торган матдәләрне куллануны кисәтү темасына видеоконференция рәвешендә түгәрәк өстәл уздырды.

Фикер алышуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш һәм дәгъват бүлекләре җитәкчесе Айгөл Биктимирова, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тоткыннар белән эшләү буенча дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев, Нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгече, “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев, профессор, медицина фәннәре докторы Ләйлә Шәйдукова, табиб-психиатр-нарколог Илдар Таҗетдинов, “Республика медицина профилактикасы үзәге” белгече Розалия Харисова һәм башкалар катнашты. Түгәрәк өстәл утырышын Нәзарәтнең дәгъват бүлеге баш белгече Марат Сәлахов алып барды.

Очрашуда катнашучыларны Айгөл ханым Биктимирова сәламләде, бүгенге онлайн-конференциянең төп темасы белән таныштырып, аның җәмгыятьтә бик мөһим урын алып торуын билгеләп үтте: “Ислам дине тарафыннан наркотик матдәләр куллану катгый рәвештә тыелган. Дин белгечләре бу мәсьәләне өйрәнәләр, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Без ашыгыч заманда яшибез, без бу афәттән саклану өчен сабырлыкны туплап, гыйлем алырга тиешбез. Тиз арада канәгатьләнү, ләззәт алу яисә авырудан котылырга теләвебез наркоманиягә бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Бу афәткә якын бармас өчен без яшьләребез белән дөрес итеп эш алып барырга, аларга дөньяда яшәүнең мәгънәсен һәм гыйлем алуның фазыйләтләрен дөрес итеп аңлата белергә тиешбез”, – диде.

Аннары үз компетенцияләре кысаларында түгәрәк өстәлнең башка катнашучылары докладлар белән чыгыш ясады. Ләйлә Шәйдукова XIX-XX гасырларда наркотизм үсеше тарихын бәян кылды, Марсель хәзрәт Мингалиев тоткыннар арасында психикага начар йогынты ясый торган матдәләр куллануны кисәтүдә диннең роле, Тимергали хәзрәт Юлдашев наркомания проблемасына диннең карашы турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл материаллары Татарстан Республикасы районнары имамнарына киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә профилактик эш күнекмәләрен булдыру өчен хезмәт итәчәк. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Диния нәзарәте белгечләрен Татарстанда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеменә кертте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана