Бүген, зөлкагъдә аеның 7нче көнендә (17нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бохара шәһәре мэры Жамол Носиров белән очрашты. Борынгы “Арк” крепосте янында узган очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бохараның “Мир-и Араб” югары мәдрәсәсе ректоры Хәйдәрхон Йүлдошходжаев, Бохара шәһәренең баш имамы Отабек Авезов, Бохара өлкәсе мөфтие Элоф Жобер катнашты.
Дустанә сөйләшү узды. Яклар фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карадылар, эшчәнлек өлкәсе турында фикер алыштылар.
Үзбәк ягы татарстанлыларны быелның сентябрендә узачак «Мир-и Араб» Бохара югары мәдрәсәсенең 500 еллыгы белән бәйле чараларга чакырды. Очрашуда катнашучылар шулай ук крепостьның үзен карадылар һәм аның каршындагы музейда булдылар.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов шулай ук Татарстанның рәсми делегациясе составында Пой-Калян комплексында җәмигъ мәчетне һәм “Калян” манарасын, “Мир-и Араб” мәдрәсәсен, татар дин белгече, күренекле мөселман галиме, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә куелган истәлек тактасын карады һәм мәдрәсәнең башка күренекле вәкилләре, уку сыйныфлары һәм яшәү бүлмәләре белән танышты.