Татарстан мөфтие Бохара шәһәре мэры белән очрашты

17 июнь 2021 ел 12:12
Татарстан мөфтие Бохара шәһәре мэры белән очрашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 7нче көнендә (17нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бохара шәһәре мэры Жамол Носиров белән очрашты. Борынгы “Арк” крепосте янында узган очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бохараның “Мир-и Араб” югары мәдрәсәсе ректоры Хәйдәрхон Йүлдошходжаев, Бохара шәһәренең баш имамы Отабек Авезов, Бохара өлкәсе мөфтие Элоф Жобер катнашты.

Дустанә сөйләшү узды. Яклар фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карадылар, эшчәнлек өлкәсе турында фикер алыштылар.

Үзбәк ягы татарстанлыларны быелның сентябрендә узачак «Мир-и Араб» Бохара югары мәдрәсәсенең 500 еллыгы белән бәйле чараларга чакырды. Очрашуда катнашучылар шулай ук крепостьның үзен карадылар һәм аның каршындагы музейда булдылар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов шулай ук Татарстанның рәсми делегациясе составында Пой-Калян комплексында җәмигъ мәчетне һәм “Калян” манарасын, “Мир-и Араб” мәдрәсәсен, татар дин белгече, күренекле мөселман галиме, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә куелган истәлек тактасын карады һәм мәдрәсәнең башка күренекле вәкилләре, уку сыйныфлары һәм  яшәү бүлмәләре белән танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана