Татарстан мөфтие Бохарада шәех Баһаветдин Нәкышбәнди исемендәге комплекста булды

17 июнь 2021 ел 15:23
Татарстан мөфтие Бохарада шәех Баһаветдин Нәкышбәнди исемендәге комплекста булды

Бүген, зөлкагъдә аеның 7нче көнендә (17нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Бохара шәһәрендә шәех Баһаветдин Нәкышбәнди исемендәге комплекста булды. Аларны Бохара губернаторы урынбасары Эркин Мәҗидов, “Мир-и Араб” югары уку йорты ректоры Хәйдәрхон Йүлдошходжаев, Бохара шәһәренең баш имамы Отабек Авезов, Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиллеге җитәкчесе – баш имам Элоф Жобер озата йөрде.

Комплекс территориясендә урнашкан мәчеткә килеп җитүгә, кунаклар өйлә намазы укыды, аннан соң дин кардәшләребезгә Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь сөйләде, шулай ук имам Нәкышбәнди кабере янында Коръән укыды һәм дога кылды. Соңрак үзбәк коллегалары белән бергә Татарстан мөфтие һәм аның беренче урынбасары хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре һәм татар халкы тарихында мөселман мәдәниятен үстерүдә «Мир-и Араб» югары мәдрәсәсенең роле, әлеге мәдрәсәнең 500 еллык юбилеен үткәрү турында фикер алыштылар. Юбилей чараларында Татарстан делегациясенең дә катнашуы көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана