“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды

17 июнь 2021 ел 17:05
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Бүген, зөлкагъдә аеның 7нче көнендә (17нче июньдә), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, югары дини белем алу хакында дипломнар алды. Биш ел дәвамында уку йортында белем алган шәкертләргә Татарстан мөфтиятенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Марат Ишморатов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

– Безнең Татарстан Республикасында дини уку йортлары белемле, тәрбияле шәкертләр әзерләү буенча зур эш алып бара. Билгеле, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе көчле, тәҗрибәле кадрлары белән аерылып тора. Күреп торасыз, быел нур өстенә нур – сезнең мәдрәсәдә уку-укыту өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Мәдрәсә бинасы тулысынча яңартылды, уку бүлмәләренә яңа җиһазлар кайтартылды. Әлеге мөмкинлекләрне кулланып милләткә, өммәткә тырышып хезмәт итәргә генә кала. Аллаһы Тәгалә күп еллар югары квалификацияле, зыялы имамнар, укытучылар әзерләргә насыйп итсен! Ә бүген диплом алучыларга сау-сәламәт булып, динебезгә файдалы кешеләр тәрбияләргә язсын! – дип мөрәҗәгать итте Марат хәзрәт.

Аннары җитәкчеләр тантаналы шартларда быел мәдрәсәнең көндезге бүлеген тәмамлаган 17 шәкерткә – 11 егеткә, 6 кызга дипломнар тапшырды – аларга ислам тәрбиячесе, гарәп теле мөгаллиме һәм тәрҗемәчесе квалификациясе бирелде.

Быел “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлеген 125, читтән торып уку бүлеген 63 шәкерт тәмамлый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы