Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды

21 июнь 2021 ел 11:22
Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды

Узган ял көннәрендә Габдрахман авылының футбол кырында беренче тапкыр Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ярышларда Әлмәт районы мәчетләренә йөрүче 12 команда катнашты.

Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин турнирның максаты – мөселманнарны спортка тарту һәм футболны популярлаштыру гына түгел, ә иң мөһиме район мөселманнары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту булуын дип билгеләп үтте.

Турнирда Әлмәт шәһәренең беренче мәхәллә командасы җиңде, икенче урынны Урсалы мәчете командасы, өченче урынны Колшәрип авылы мәчете командасы яулады. Призерларны медальләр, дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр, ә турнирда җиңгән команда 27 июньдә Арчада узачак мини-футбол буенча республика турнирында катнашу мөмкинлегенә ия булды.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, җиңүчеләрне котлап, турнирда катнашкан барлык спортчыларга да матур уен һәм ярышлар вакытында дустанә мохит булдырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир ел саен Әлмәт районында үткәреләчәк.

Чара тәмамланганнан соң, ярышларда катнашучылар җәмәгать белән өйлә намазын укыды, вәгазь тыңлады һәм табигатьтә бәйрәм өстәле артында дустанә аралашуны дәвам итте.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана