Госман Ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә балалар лагерьларын оештыру буенча курслар уза

21 июнь 2021 ел 16:09
Госман Ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә балалар лагерьларын оештыру буенча курслар уза

Бүген, зөлкагъдә аеның 11нче көнендә (21нче июньдә), Госман Ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә балалар лагерьларын оештыру һәм үткәрү программасы буенча курслар башланды. 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк курслар Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан Россия ислам институты каршындагы дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары укытучыларының квалификациясен күтәрү үзәге белән берлектә уздырыла.

Дәресләрне Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре үткәрә. Программа күләме – 30 сәгать. Курслар тәмамлангач сертификат тапшырылачак.

Курсларда норматив-хокукый документлар, яшүсмерләр педагогикасы, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, методология, конфликтология, педагогның эш стиленә, идея һәм миссиясенә, кадрлар резервына кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Лагерь эшчәнлеген оештыруга кагылышлы сораулар төп блок булып тора. Мәсәлән, уеннарны оештыру, команда төзү, оештыручы булу серләре, лагерьда мотивация системасы, лагерьларда хезмәт мастер-класслары һәм спорт ялын оештыру.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана