Мөслимәләрнең Россиякүләм 12 нче мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

01 июль 2021 ел 14:10
Мөслимәләрнең Россиякүләм 12 нче мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителә

10-17 нче июль көннәрендә Казанда мөслимәләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы узачак. Җиде көнлек форум “Өммәтебез аналары” темасына багышлана. Кызларга Пәйгамбәрнең ﷺ гаилә мөнәсәбәте нечкәлекләре, аның хатыннарының сыйфатлары турында сөйләячәкләр, белгечләр ярдәмендә күркәм гаилә моделен төзергә тырышачаклар.  

Форум проекты кысаларында – кызыклы, мавыктыргыч программа каралган: күңел ачу һәм спорт чаралары, фикерләү сәләте һәм китап уку клубы, фотосессия, экскурсия, кино залы һәм башкалар.  

Форумда катнашу өчен 18дән алып 30 яшькә кадәрге мөслимәләр чакырыла. Форум Казан янындагы ял базасында үткәреләчәк.

Язылу өчен Инстаграмда @fmm_kazan аккаунтындагы сылтама буенча керергә кирәк. Оештыру эшләре өчен түләү бәясе - 2000 сум.

Теркәлү 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 237-86-18.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана