РИИда мәчет каршындагы курслар укытучылары өчен белем арттыру курслары башланды

22 июнь 2021 ел 09:27
РИИда мәчет каршындагы курслар укытучылары өчен белем арттыру курслары башланды

Россия ислам институтында «Дин буенча белем һәм дини тәрбия бирү программаларын гамәлгә ашыруның методик нигезләре» программасы буенча мәчет курслары укытучылары өчен белем арттыру курслары башланды. Квалификация күтәрү курслары 21-25 июньдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә үткәрелә.

«Дин буенча белем һәм дини тәрбия бирү программаларын гамәлгә ашыруның методик нигезләре» программасы буенча мәчет каршындагы курсларда укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары Россия ислам институты каршындагы Дини оешмалар хезмәткәрләре һәм уку йортлары мөгаллимнәре квалификациясен күтәрү үзәге тарафыннан уздырыла.

Дәресләрне Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белгечләре үткәрә. Лекцияләрнең темасы: «Вөҗдан иреге һәм мәгариф өлкәсендә Россия законнары»; «Ислам этикасы (әхләк)», «Ислам дине (гакыйдә)», «Коръән уку кагыйдәләре», «Гыйбадәт кылу», «Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормыш юлы (сира)»; дини дисциплиналарны укыту методикасы.

Программаның 24 сәгатькә исәпләнгән. Курс тәмамланганнан соң, квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана