ТР мөфтие киңәшчесе 3 нче һәм 4 нче СИЗОда булды

23 июнь 2021 ел 17:04
ТР мөфтие киңәшчесе 3 нче һәм 4 нче СИЗОда булды

Татарстан мөфтие киңәшчесе, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов һәм «Ярдәм» фонды президенты Илһам Исмәгыйлов Бөгелмәдәге 3 нче СИЗОда һәм Минзәләдәге 4 нче СИЗОда булды.

Алар учреждение җитәкчеләре белән очрашты, тоткыннарның яшәү шартларын карады. Шулай ук хөкем ителүчеләр, аерым алганда, балигъ булмаганнар һәм хатын-кызлар белән очрашу булды. Илдар хәзрәт Баязитов хөкем ителүчеләрне төзәлергә һәм җәмгыять өчен файдалы кешеләр булырга чакырды.

Барлык биналар да канәгатьләнерлек хәлдә, санитар-гигиена нормалары бозылмаган. Учреждение администрациясе тарафыннан матди-көнкүреш шартларын яхшырту буенча билгеле бер чаралар күрелә.

2016 елдан башлап Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Ярдәм» фонды, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә, экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан, республиканың төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән тәрбия эшләре алып бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана