Мөфти Менделеевскида эшләүче 10нчы номерлы төзәтү колониясендә булды

24 июнь 2021 ел 13:56
Мөфти Менделеевскида эшләүче 10нчы номерлы төзәтү колониясендә булды

Бүген, Зөлкәгъда аеның 14 нче көнендә (24 июньдә) мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Менделеевск районындагы 10 нчы төзәтү колониясендә булды. Мөфтине колония башлыгы – эчке хезмәт подполковнигы Сергей Харкевич озатып йөрде. Очрашуда шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев катнашты. 
10 нчы төзәтү колониясенең “Тәүбә” мәчетендә мөфти хәзрәт тоткыннар белән дә очрашты. Күркәм гадәт буенча Камил хәзрәт әхлак турында үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм иректән мәхрүм ителгән мөселманнарның аятьләр һәм хәдисләр мәгънәсе, тәсаввуф турындагы күпсанлы сорауларына җавап бирде. Мөфти дин кардәшләребезне гөнаһлардан ерак торырга, Коръән укырга һәм тәүбә итәргә өндәде. Иректән мәхрүм ителүчеләр Камил хәзрәткә вәгазь өчен рәхмәт белдерде һәм колониядә имамның эшен оештыру буенча теләкләрен җиткерде. 

Билгеле булганча, Менделеевск шәһәренең 10 нчы колониясе гомуми режимлыдан катгый режимлыга әйләндерелде. Шунлыктан дин әһелләре тарафыннан агарту эшләре көчлерәк алып барылачак. Колониядәге мәчетнең имамы Илгизәр хәзрәт Талипов иректән мәхрүм ителгәннәр белән атнасына берничә тапкыр очрашулар уздыра, вәгазьләр укый, рухи әңгәмәләр алып бара. Колониядәге мәчеткә даими рәвештә 80-ләп мөселман йөри. 

Белешмә 
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана