Арча мөхтәсибәте Яшьләр көне уңаеннан мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәрде

28 июнь 2021 ел 11:07
Арча мөхтәсибәте Яшьләр көне уңаеннан мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәрде

Зөлкагъдә аеның 17 нче көнендә (27 июньдә), Арча мөхтәсибәте Яшьләр көне уңаеннан ир-атлар арасында мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәрде. Ярышлар Арчаның “Көнчыгыш” мәчете кубогына үткәрелде.

Турнирда Болгар ислам академиясе, Арча, Казан, Мөслим, Түбән Кама, Базарлы Матак, Теләче, Кукмара, Саба районнары, Әлмәт шәһәреннән 14 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча 1 нче урынны Нур Әл-Ислам (Казан), 2 нче урынны - Саба районының Евлаштау авылы, 3 урынны - Әлмәт шәһәре, 4 урынны Алабуга шәһәре командасы яулады. Җиңүчеләр медаль, кубок, дипломнар белән бүләкләнде. 

Ярышлар яшь мөселманнарны физик культура һәм спортка җәлеп итү, аларны берләштерү максатыннан уздырыла.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана