Татарстан мөфтие Кама Тамагына эшлекле сәфәр ясады

30 июнь 2021 ел 09:38
Татарстан мөфтие Кама Тамагына эшлекле сәфәр ясады

Зөлкагъдә аеның 19 нчы көнендә (29 июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Кама Тамагы районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә хәзрәтләрне район башлыгы Наил Вазыхов һәм имам-мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Яруллин каршылады. Җитәкчеләр мөхтәсибәт эшчәнлеге һәм аның җирле хакимият белән багланышларына кагылышлы гомуми сораулар буенча киңәшмә уздырды. 

Галимулла хәзрәт мөхтәсибәт эшчәнлегенең төп казанышлары, района дини өлкәдә проблемалы мәсьәләләр, мәчетләр эше һ.б. белән таныштырды. Наил Альберт улы мөхтәсибәтнең халыкка дини гыйлем тарату һәм тәрбия бирү буенча тырышлыкларын уңай бәяләде һәм мөфтигә Кама Тамагы районы администрациясе һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте арасына хезмәттәшлекне үстерү буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Камил хәзрәт аңа мөхтәсибәткә һәм Галимулла хәзрәткә төрле башланчыларны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. 

Кама Тамагы мөхтәсибәтендә 27 мәчет эшләп килә.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана