Татарстан мөфтие киңәшчесе Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

30 июнь 2021 ел 10:10
Татарстан мөфтие киңәшчесе Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Зөлкагъдә аеның 19 нчы көнендә (29 июньдә), Мәскәүдә Россия мөселманнарының Дини җыены, Мәскәү диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимовны кабул итте. Салих хәзрәт очрашуга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе белән барды һәм Әлбир хәзрәткә аның кайнар сәламнәрен һәм тирән хөрмәтен җиткерде. Очрашуда хәзрәтләр Татарстан мөфтияте һәм Россия мөселманнарының Дини җыены арасында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне халыкара дәрәҗәдәге гуманитар проектлар аша алып бару турында сөйләштеләр. 

Алга таба дин әһелләренең очрашуы Ауропада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча Оешманың (ОБСЕ) баш комиссары Кайрат Абдрахманов белән киңәшмәдә дәвам итте. Утырыш Россия мөселманнарының Дини җыены бинасында Әлбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендә узды.  Киңәшмәдә ялган дини идеяләргә каршы тору, мөселманнарның хокуларын яклау, мөселман мәгарифе системасы, дини оешмаларның динара һәм милләтара багланышларда хезмәттәшлеге кебек мәсьәләләр каралды. Очрашуда шулай ук Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, дипломатлар, РФ тышкы эшләр министрылыгы вәкилләре катнашты. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана