Үткән ярты елда Нәзарәт 84 авыруга дәвалану өчен акча күчерде

30 июнь 2021 ел 11:16
Үткән ярты елда Нәзарәт 84 авыруга дәвалану өчен акча күчерде

Агымдагы елның 6 ае эчендә Диния Нәзарәтенең «Зәкят» Хәйрия фонды тарафыннан 84 авыруга акчалата ярдәм күрсәтте. Дәвалану һәм тернәкләнү курсларын түләү өчен акчалар мөселманнар тапшырган зәкят һәм сәдакалар хисабыннан җыелды. Барлыгы 2016 елдан бирле «Зәкят» фонды 400 авыруга финанс ярдәм күрсәтте. 

Нәзарәтнең авыру балаларга ярдәм күрсәтү буенча тагын бер зур проекты булып «Хәят» үзәге тора. «Хәят» — инвалид балалар, яшь инвалидлар һәм аларның ата-аналары өчен социальләшү үзәге. Ул «үзенчәлекле» сабыйларның физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, аларны социальләштер, үз-үзләрен карарлык итеп мөстәкыйльлеккә өйрәтү һәм көнкүрештә юнәлеш бирү, шулай ук аларның ата-аналарын эмоциональ арыганлыктан ял иттерү максатыннан оештырылган. Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә бушлай тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Агымдагы елның 6 ае эчендә Үзәккә 100гә якын гаилә йөри.  

«Зәкят» фондының мөһим юнәлеше булып халыкка азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү дә тора: беренче яртыеллыкта биредә мохтаҗларга 1171 ризык җыелмалары тапшырдылар. Анда он, төрле ярмалар, үсемлек мае, консервлар, татлы ризыклар, шикәр, макарон, чәй керде.

Моннан тыш, 2016 елдан бирле фонд мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары уздыра. 2021 елның гыйнварыннан алып июненә кадәр 2600 порция кайнар ризык таратылды. 

Өстәп тагын 6 ай эчендә 1521 мохтаҗ кеше бушлай кием, аяк киеме, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана