Татарстан мөфтие РИИ һәм КИУ чыгарылыш кичәсендә дипломнар тапшырды

30 июнь 2021 ел 13:52
Татарстан мөфтие РИИ һәм КИУ чыгарылыш кичәсендә дипломнар тапшырды

Бүген, зөлкагдә аеның 20нче көнендә (30 июньдә), Россия ислам институты һәм Казан ислам университетында теология һәм ислам фәннәре факультетларының көндезге бүлекләрен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Кичәге шәкертләр, имтиханнарын һәм диплом эшләрен уңышлы биреп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан уку йортын тәмамлау турында көтеп алынган документларын алды. Тантанада шулай ук мөфтинең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, уку-укыту эшләре буенча проректор, Нәзарәтнең голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм Нургалиев һәм чыгарылыш студентлары үзләре катнашты. Аларның әти-әниләре һәм якыннары өчен пандемия аркасында кичәнең онлайн-трансляциясе оештырылды. 

Гадәт буенча, тантана Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. Аяләрне Казанның Госман ибне Аффан исемендәге хәфизләрне әзерләү үзәген тәмамлаган белгеч Рәшид Кураев башкарды. Аннан шәкертләргә аларның остазы — РИИ һәм КИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте һәм матур теләкләрен җиткерде. 

Чыгарылыш студентларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт тә сәламләде. Ул аларга Коръәннән алып Аллаһының нәсихәтен искә төшерде һәм тормышның теләсә кайсы катлаулы мизгелендә кешегә тәкъвалы булу һәм Яралтучыга тәвәккәл кыла белү дә җитүен әйтте. Хәзрәт тәкъвалыкны белем аша арттырып була, дип искәртте.

Быел РИИда теология факультетының көндезге бүлегеннән 34 кеше, читтән торып уку бүлегеннән 85 кеше укуны тәмамлады. КИУда көндезге бүлекне 12 кеше, читтән торып уку бүлеген 48 кеше, кичке бүлекне 10 кеше тәмамлады. Шул рәвешле, РИИ һәм КИУда 189 белгеч әзерләнде. 

Чыгарылыш тантанасы пандемиягә каршы чараларны күздә тотып оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана