Татарстан мөфтие Дагыстан мөфтие ярдәмчесе Ильяс Умалатов белән очрашты

30 июнь 2021 ел 14:55
Татарстан мөфтие Дагыстан мөфтие ярдәмчесе Ильяс Умалатов белән очрашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 20 нчы көнендә (30 нчы июнь), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Дагыстан мөфтие ярдәмчесе Ильяс Умалатов булды. Мөфтият бинасында аны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды. Камил хәзрәт Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдуллаевка сәламнәрен җиткерде.
Дин әһелләре ике мөфтият арасындагы хезмәттәшлекнең юагры нәтиҗәлелеген ассызыклады, аерым проектларның уңышлы һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнүен билгеләп үтте. Билгеле булганча, “Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм "Сахих аль-Бухари в версии Зубдат" басмалары Дагыстан мөфтияте белән берлектә эшләнде.  
Мөфти шулай ук кунакны мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре тарафыннан «Казан басмасы» заманча компьютер шрифты нигезендә беренче Коръән басмасын әзерләү буенча алып барган эшчәнлек белән таныштырды. Ильяс Умалатов сүзләренчә, Дагыстанда “Казан басмасы” бик танылган. Дагыстанлыларның 60-70 проценты шуны гына укый. Алар яңа Коръән басмасы әзерләнеп, басылып чыкканны көтә. 

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ильяс Умалатовка истәлекле бүләк сыйфатында рус телендә «Путеводитель по Куръану. Тематический указатель к изданию “Калям Шариф. Перевод смыслов» китабын  һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган басмаларны бүләк итте. Ә Ильяс Умалатов, үз чиратында, гарәп һәм рус телләрендәге Хәбибуллаһ әл-Карахиның “Этика почитания Священного Корана” басмасын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана