Әсгать Сәфәров “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе янында тарихи территорияне үстерү һәм реставрацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

01 июль 2021 ел 13:07
Әсгать Сәфәров “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе янында тарихи территорияне үстерү һәм реставрацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

Бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе”нең икенче чираттагы комплексы биналары төзелеше объектында эшләрнең үтәлеше мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Сетевая компания” АҖ, «Татинвестгражданпроект» оешмасы, Нәзарәтнең "ТР вакфы" фонды вәкилләре һ. б. катнашты.

Эшлекле очрашуда нигездә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе административ бинасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте административ бинасы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тулай торагы бинасын реконструкцияләү, төзелеш алып барыла торган яктан Галиев йортының нигезен һәм диварын ныгыту, комплекста электр челтәрләрен күчерү белән бәйле мәсьәләләр каралды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе төбәк әһәмиятендәге объект булып тора. Әлеге комплекста төзелеш эшләрен бер елдан тәмамлау планлаштырыла.

- Монда мөфтият резиденциясе һәм булачак университет комплексы бербөтен булырга тиеш. Сез шуны аңларга тиеш: без мәдрәсәнең статусын “Мөхәммәдия” университеты дәрәҗәсенә күтәрергә телибез, - диде Әсгать Сәфәров. Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Татар компоненты белән”, - дип өстәгәч, Әсгать Сәфәров аны хуплап куйды.

Шул рәвешле, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе нигезендә Милли университет булдыру тарихи комплекс җирлеген киләчәктә заманча белем бирү системасының ихтыяҗларын һәм стандартларын исәпкә алып үстерүне шарт итеп куя. 

Исегезгә төшерәбез: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә төзекләндерү-реставрация эшләре 2020 елда башланып китте. Биредә фундаменттан алып түбәгә кадәр барысы да яңартып корылды. Бинаның тышкы ягы матурланды. Шулай ук тәрәзә рамнарын, ишекләрне, түбәне алмаштыру буенча эшләр башкарылды. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер һәм махсус укыту техникасы һәм бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылды. Ремонт-реставрация эшләре үткәрү бинада 7 уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучылар өчен 2 бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, кием кию-салу бүлмәсен һ. б. урнаштырырга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, бина үзенең тарихи вазифасына кайтты һәм заман таләпләренә җавап бирердәй уку корпусы булып хезмәт итә башлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана