Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты китапларын хәзер илнең зур сәүдә онлайн-мәйданчыкларында сатып алырга мөмкин.
Сатып алучылар арасында маркетплейслар популярлык яулады: интернет-кибетләрдә китапларны сайлау мөмкинлеге зур, үзеңә кирәкле китапны эзләү уңайлы итеп оештырылган, теләсә кайсы шәһәргә тиз арада китереп тә бирәләр, шунда ук фикер алышу мөмкинлеге дә булдырылган. «Хозур» нәшрият йортында басылып чыккан мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, KazanExpress.ru, шулай ук «Читай-город», «ЛитРес» интернет-кибетләрендә аша сатып алырга мөмкин.
Билгеле булганча, «Хозур» нәшрият йортының huzurshop.ru адресы буенча эшләүче рәсми интернет-кибетендә быел китапларның электрон версияләре каталогы өстәлде. Сигез ел эчендә гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә 700 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде.