Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты китаплары Россиянең иң зур интернет-кибетләрендә сатыла башлады

01 июль 2021 ел 11:58
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты китаплары Россиянең иң зур интернет-кибетләрендә сатыла башлады 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты китапларын хәзер илнең зур сәүдә онлайн-мәйданчыкларында сатып алырга мөмкин. 

Сатып алучылар арасында маркетплейслар популярлык яулады: интернет-кибетләрдә китапларны сайлау мөмкинлеге зур, үзеңә кирәкле китапны эзләү уңайлы итеп оештырылган, теләсә кайсы шәһәргә тиз арада китереп тә бирәләр, шунда ук фикер алышу мөмкинлеге дә булдырылган. «Хозур» нәшрият йортында басылып чыккан мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, KazanExpress.ru, шулай ук «Читай-город», «ЛитРес» интернет-кибетләрендә  аша сатып алырга мөмкин. 

Билгеле булганча, «Хозур» нәшрият йортының huzurshop.ru адресы буенча эшләүче рәсми интернет-кибетендә быел китапларның электрон версияләре каталогы өстәлде. Сигез ел эчендә гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә 700 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана