Бүген, Зөлкәгъда аеның 22 нче көнендә (2 нче июльдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов белән очрашты. Анда шулай ук эшкуар Илдар Таҗетдинов һәм КНИТУ-КАИның туклану комбинаты директоры Назыйр Хөсәенов катнашты.
Камил хәзрәт кунаклар өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе буйлап экскурсия үткәрде, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарихи комплексын реконструкцияләү һәм Галиев мәчете комплексын үстерү планнары белән таныштырды, кунакларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең киң кырлы эшчәнлеге турында сөйләде.
Зөфәр Әдип улы, үз чиратында, мөфтиятнең нәтиҗәле эшчәнлегенә соклануын белдерде. Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп кунакларга Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты китапларын бүләк итте.
ТР мөфтие ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов белән очрашты
02 июль 2021 ел 15:26
Соңгы яңалыклар
Бүген - Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенә катнашу өчен гариза бирүнең соңгы көне!
09 гыйнвар 2023 ел 12:30
2022 елда Нәзарәтнең “Без – татарлар!” онлайн-платформасында 2000нән артык кеше туган телне өйрәнде
09 гыйнвар 2023 ел 07:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы