Татарстанда мөселман яшьләренең җәйге форумнары башлана

06 июль 2021 ел 13:29
Татарстанда мөселман яшьләренең җәйге форумнары башлана

Бүген, Зөлкәгъда аеның 26 нчы көнендә (6 июльдә), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында егетләр һәм кызлар өчен мөселман яшьләре форумнарын үткәрү турында матбугат конференциясе узды. Быел әлеге форумнар 12 нче тапкыр оештырыла. Журналистлар белән очрашуда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова чыгыш ясады.

Иң элек Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтиятенең яшьләр сәясәте өлкәсендә алып барган эшчәнлегенә күзәтү ясап: “Яшьләр, яшүсмерләр – өммәтебезнең киләчәге. Мөфти хәзрәтебез һәм Диния нәзарәтенең яшьләргә карата булган сәясәте олуг һәм мөһим игътибар җәлеп итеп тора. Диния нәзарәтенең максаты – хәзерге тотрыксыз вәзгыятьтә әдәпле, гыйлемле, тәрбияле, актив булган һәм хәзерге заман таләпләренә туры килгән һәм шушы заман белән бергә барган тулы канлы шәхес тәрбияләү”, - дип билгеләп үтте.

Мөселман яшьләре форумы - ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен тормышка ашыра торган мөһим проектларның берсе. Ул дини-агарту, социаль-мәдәни һәм фикер алышу мәйданчыгы яшьләргә аралашу, берләшү, белем эстәү һәм үзләренең социаль идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә торган мәйданчык буларак эшли.

Быел Форум 12 нче тапкыр оештырыла һәм, 2 нче тапкыр егетләр һәм кызлар өчен аерым форматта уза. Чара ковидка каршы барлык куркынычсызлык чараларын саклап оештырыла.

Кызлар өчен мөселман яшьләре форумы 2021 елның 10-17 июлендә Казан янындагы ял базасында узачак. Форумга Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Стәрлетамак, Түбән Новгород, Димитровград, Пермь, Ижевск, Иваново, Чуашстан, Самара, Йошкар-Ола, шулай ук Кыргызстаннан 18-30 яшьләрдәге 100 кызның килүе көтелә.

Матбугат очрашуы вакытында форумның программасы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова таныштырды. Танып белүгә корылган 7 көнлек форум “Өммәтебез аналары” темасына багышлана. Кызларга Пәйгамбәребезнең ﷺ гаилә мөнәсәбәтләре нечкәлекләре һәм аның хәләл җефетләренең сыйфатлары турында сөйләячәкләр. Спикерлар үз лекцияләрендә әлеге мәсьәләгә зур игътибар биреп, кызларга бәхетле мөселман гаиләсе моделен төзергә ярдәм итәчәк. Хатын-кыз өммәтебезнең анасы булыр өчен нинди булырга тиеш? Милләтебез аналары буларак, без аларны ничек кабул итәбез? Без бүгенге көндә нинди хатын-кызлар, нинди мөслимәләр тәрбиялибез? Форум вакытында мөслимәләр шушы сорауларга җавап эзләячәк. Җыенда катнашучыларны интеллектуаль һәм китап клублары утырышлары, тренинглар һәм мастер-класслар, квестлар, фотосессия, походлар һәм экскурсияләр, кинозал һ. б. көтә.

Егетләр өчен мөселман яшьләре форумы 2021 елның 24 июленнән 31 июленә кадәр узачак. Башка еллардагы кебек үк, ул «Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар шәһәрчеге буларак оештырыла. Анда катнашу өчен 18-30 яшьлек егетләр чакырыла. Хәзерге вакытта форумда катнашучыларны туплау бара.

Айгөл Биктимирова хәбәр иткәнчә, “чын ирләрчә” форум егетләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга багышлана, ә слетның интеллектуаль өлеше «Ислам икътисады» темасын ачачак. Чара шулай ук Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә “үзле” сыйфатны - үз юлыңны таба белү (һөнәр сайлауда, гаиләдә, җәмгыятьтә, иҗатта), үз-үзеңне үстерү, үзаңлы булу, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне кулда тоту кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә  мөмкинлек бирәчәк.  Бу темалар буенча рухи әңгәмәләр, остазлардан нәсыйхәтләр бизнес-уеннар, квестлар, стресска каршы тору буенча тренинглар, саклану курслары һәм спортның төрле төрләре буенча көчәйтелгән күнегүләр белән чиратлаштырылачак.

Шунысы игътибарга лаек, ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра торган мөселман яшьләре җәйге форумы егет-кызларның стартапларын - социаль проектларын сынаучы һәм тормышка ашырырга ярдәм итүче мәйданчык буларак та эшли: алдагы елларда узган форумнарда катнашучылар башлап җибәргән берничә проект ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм район мөхтәсибәтләре тарафыннан уңышлы тормышка ашырыла. Алар арасында намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе, өммәтне борчыган иң кискен проблемаларны тикшерү буенча бәхәс клублары, авыру балалар файдасына кәгазь җыю буенча «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе һәм башкалар популяр.

Нәзарәтнең яшьләр сәясәте Коръән кыйммәтләрендә тәрбияләнгән яшь һәм гыйлемле, ихтирамлы, югары әхлаклы, бүгенге заман белән бергә атлаучы шәхес образын яшьләр арасында популярлаштыруга юнәлтелгән. 2020 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 13 проект гамәлгә ашырылды. Иң мөһим башлангычлар рәтендә – Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Яшь вәгазьче» дини конкурсы, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, «Мөселман яшьләре фикерләшү клубы», “Яшь килен” мәктәбе, «IMAN» проекты, джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры, шулай ук ТР мөфтиенең волонтерлар һәм актив мөселман яшьләре белән очрашулары, ТР мөфтиенең махсус стипендияләре һ.б.лар. Бу проектлар яшьләребезне берләштерүгә сәбәпче булып тора.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана