Чистайда «Хәләл патруль» дигән яңа проект башланды

06 июль 2021 ел 12:06
Чистайда «Хәләл патруль» дигән яңа проект башланды

Чистай мөхтәсибәте «Хәләл патруль» дигән яңа проектны эшләтеп җибәрде. Проект берничә ай дәвамында тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә битараф булмаган 15 мөселманнан торган команда оешкан. Алар өчен Чистай шәһәренең «Камалия» Ислам үзәгендә өч өлештән торган укулар оештырылды.

Беренче өлештә Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов хәләл төшенчәсенең рухи ягына кагылышлы мәсьәләне аңлатты. Чистай мөхтәсибәтенең хәләл бүлеге җитәкчесе Тимур хәзрәт Матвеев хәләл һәм хәрам төшенчәләрен ислам фикһы аша төшендереп бирде. Соңгы өлештә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белгече Әхмәт хәзрәт Кыргызбәков җәмәгать туклануы системасы эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Белем алганнан соң «Хәләл патруль» проектында катнашучылар шәһәр кибетләрендәге хәләл продукцияне тикшерә башлады. Алар 19 кибеттә булды. Шунысы игътибарга лаек, кибеттә эшләүчеләр әлеге башлангычны уңай кабул итте һәм активистлар белән бергәләп кимчелекләрне бетерде. Чистай мөхтәсибәте яңа уку елында әлеге проектка кушылырга теләүчеләр өчен чираттагы укулар уздырачак. Язылу өчен телефон: +7 999 156-07-95 (Тимур хәзрәт).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана