ТР мөфтие ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Туган Батыр образын тәкъдим итте

07 июль 2021 ел 16:48
ТР мөфтие ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Туган Батыр образын тәкъдим итте

Бүген, Зөлкәгъда аеның 27 нче көнендә (7 июль), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Туган авылым» милли комплексында булды. Мөхтәрәм кунаклар арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова һ. б. бар иде.

Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Габдрахманов белән бергә Рөстәм Нургали улына Туган Батыр образы эшләнмәсен бүләк итте. Камил хәзрәт сүзләренә караганда, Туган Батыр образы татар халкының риваятьләреннән һәм әкиятләреннән барлыкка килгән. Бу - чын татар сугышчысының намуслылык һәм батырлык символы. Радик Габдрахманов, үз чиратында, әлеге идеяне ватандашлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, уенчыкларны күпләп ясаучылар һәм башкаларның хуплаячагына ышаныч белдерде. Бу һәр татар малаенда үз халкының лаеклы улы – чын Туган Батыр, үз Ватанының яклаучысы булу теләген уятырга мөмкинлек бирәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы