Нәзарәт мөселман яшьләренең җәйге форумын башлап җибәрде

10 июль 2021 ел 09:54
Нәзарәт мөселман яшьләренең җәйге форумын башлап җибәрде

Бүген, Зөлкагъдә аеның 30нчы көнендә (10нчы июльдә),  Казанда XII Мөселман яшьләре форумы ачылды, ул Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән 100 кызны җыйды. Мөселман яшьләре форумы – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен тормышка ашыра торган мөһим проектларның берсе. Ул дини-агарту, социаль-мәдәни һәм фикер алышу мәйданчыгы яшьләргә аралашу, берләшү, белем эстәү һәм үзләренең социаль идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә торган мәйданчык буларак эшли.

Танып белүгә корылган 7 көнлек форум “Өммәтебез аналары” темасына багышлана. Кызларга Пәйгамбәребезнең ﷺ гаилә мөнәсәбәтләре нечкәлекләре һәм аның хәләл җефетләренең сыйфатлары турында сөйләячәкләр. Спикерлар үз лекцияләрендә әлеге мәсьәләгә зур игътибар биреп, кызларга бәхетле мөселман гаиләсе моделен төзергә ярдәм итәчәк. Хатын-кыз өммәтебезнең анасы булыр өчен нинди булырга тиеш? Милләтебез аналары буларак, без аларны ничек кабул итәбез? Без бүгенге көндә нинди хатын-кызлар, нинди мөслимәләр тәрбиялибез? Форум вакытында мөслимәләр шушы сорауларга җавап эзләячәк. Җыенда катнашучыларны интеллектуаль һәм китап клублары утырышлары, тренинглар һәм мастер-класслар, квестлар, фотосессия, походлар һәм экскурсияләр, кинозал һ.б. көтә.

Кызлар өчен мөселман яшьләре форумы 2021 елның 10-17 июлендә Казан янындагы ял базасында узачак. Форумга Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Екатеринбург, Оренбург, Чиләбе, Стәрлетамак, Түбән Новгород, Димитровград, Пермь, Ижевск, Иваново, Чуашстан, Самара, Йошкар-Ола, шулай ук Кыргызстаннан 18-30 яшьләрдәге 100 кыз килде.

Казаннан Әлфия Саттарова 2нче форумнан бирле, ягъни 18 яшьтән катнашып килә. Аңа хәзер 23 яшь, быелгы очрашуга да бик сагынып килгән. Ул беренче тапкыр форум турында Республикакүләм ифтарда волонтер булып эшләгәндә ишетеп белгән. “Әлеге форум, беренче чиратта, миңа тирән белемнәр үзләштерергә этәргеч бирде. Беренче тапкыр форумда булып кайтуга ук мин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керергә карар кылдым һәм быел аны тәмамладым. Мин форумда бик күп фикердәшләр, дуслар, хәтта үземнең тормыш иптәшемне таптым. Миңа һәрбер форумның билгеле бер тематикага багышлануы, биредәге уеннар, мастер-класслар бик ошый. Кышкы форумда “Акыда ат-Тахавия” дәресләре бик истәлекле булды. Быелгы форум Пәйгамбәрнең хатыннары темасына багышланган, шулай ук бик кызыклы булыр дип уйлыйм. Безгә, хатын-кызлар буларак, хатын-кызлардан үрнәк алуы җиңелрәк”, – диде күп тапкырлар форумда катнашучы.

Баулыдан килгән Җәмилә Шәмсиевага 18 яшь. Мөселман яшьләре форумына барырга аңа әнисе киңәш иткән. Җәмилә сөйләп узганча, әлеге чарада барысы да мавыктыргыч булырга ошап тора: кызыклы сораулар белән анкета, программа, үзең белән алып килергә кушылган әйберләр һ.б...

Мәскәүдән Айсылу Ибраһимова Казанга беренче тапкыр килгән. Аңа 18 яшь һәм ул Мәскәүдә ТР Яшьләр Советы активисты булып тора. Форум турында Инстаграмнан укып белгән. Мөселман яшьләре җыеныннан яңа хис-кичерешләр, танышулар, белемнәр, күңелле чаралар көтә.

Коронавирус һәм сулыш юллары инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, оештыручылар тарафыннан барлык саклык чаралары күрелде: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена әйберләре әзерләнде.

Шунысы мөһим, форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең стартапларын – социаль проектларын сынаучы һәм тормышка ашырырга ярдәм итүче мәйданчык буларак та эшли: алдагы елларда узган форумнарда катнашучылар башлап җибәргән берничә проект ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм район мөхтәсибәтләре тарафыннан уңышлы тормышка ашырыла. Алар арасында намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе, өммәтне борчыган иң кискен проблемаларны тикшерү буенча бәхәс клублары, авыру балалар файдасына кәгазь җыю буенча «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе һәм башкалар популяр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана