Чүпрәле балалары “Мәрҗән” дини үзәгендә ял итте

12 июль 2021 ел 12:00
Чүпрәле балалары “Мәрҗән” дини үзәгендә ял итте

Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында “Мәрҗән” тәрбия үзәге быел янә үз ишекләрен мөселман балалары өчен ачты. Быел да биредә 30лап бала ял итте, үзәк 10 көн дәвамында эшләде. “Мәрҗән” балалар тәрбия үзәгендә балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләр тарихы, әдәп-әхлак дәресләре: ашау-эчү әдәпләре, тәһарәт алу, шулай ук, дин нигезләре, Коръән хәрефләре, сүрәләр, намаз уку тәртипләре өйрәтелде.

Мөгаллимәләр Энҗия ханым Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наймә Ханбикова балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйләделәр. Балалар өчен көненә өч тапкыр туклану оештырылды, дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чаралары, район оешма-предприятиеләренә экскурсияләр үткәрелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана