Яңа Чүпрәле авылы мәчете каршында “Мәрҗән” тәрбия үзәге быел янә үз ишекләрен мөселман балалары өчен ачты. Быел да биредә 30лап бала ял итте, үзәк 10 көн дәвамында эшләде. “Мәрҗән” балалар тәрбия үзәгендә балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләр тарихы, әдәп-әхлак дәресләре: ашау-эчү әдәпләре, тәһарәт алу, шулай ук, дин нигезләре, Коръән хәрефләре, сүрәләр, намаз уку тәртипләре өйрәтелде.
Мөгаллимәләр Энҗия ханым Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наймә Ханбикова балаларга гаилә кыйммәтләре, ата-ана хакы, мөселман кардәшлеге турында вәгазьләр сөйләделәр. Балалар өчен көненә өч тапкыр туклану оештырылды, дәресләрдән соң уен-бәйгеләр, викторина, спорт чаралары, район оешма-предприятиеләренә экскурсияләр үткәрелде.