Нәзарәттә шәех Абдурраззак әс-Сәгъди булды

13 июль 2021 ел 12:54
Нәзарәттә шәех Абдурраззак әс-Сәгъди булды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 3нче көнендә (13нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Иордания ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе профессоры шәех Абдурраззак әс-Сәгъди белән очрашты.

Очрашу барышында Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны нәзарәт эшчәнлегенең соңгы казанышлары белән таныштырып узды. Шәех Татарстан мөселманнары тормышында ел дәвамында булган күркәм үсеш-үзгәрешләрне ишетеп, үзенең сөенүен, шатлык хисләрен җиткерде.

Кунакның игътибарын аеруча Нәзарәттә әзерләнүче Коръәннең яңа Казан басмасы җәлеп итте. Очрашу вакытында ул мөфтиятнең шәригать бүлеге хезмәткәрләре белән аралашты, Нәзарәт тарафыннан бастырылган Коръәннәргә зур бәя биреп, киңкырлы, фундаменталь дәрәҗәдә фәнни һәм дини хезмәт алып барылуын билгеләп үтте. 

Алга таба сөйләшү барышында мөфти “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен үстерү, киңәйтү, аңа университет статусын бирү буенча планнары белән бүлеште. Бу хакта якыннан таныштыру өчен Камил хәзрәт аңа хәзерге вакытта нәзарәт янәшәсендә алып барыла торган төзелеш эшләрен күрсәтте: биредә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм аның тулай торагы бинасын реконструкцияләү, төзелеш алып барыла торган яктан Галиев йортының нигезен һәм диварын ныгыту эшләре башкарылуын белдерде. Тарихи комплексны үстерү һәм төзекләндерүнең әһәмиятен билгеләп, университет һәм яңа факультетлар булдыруда шәех Абдурраззак хәзрәт уңышлар теләде һәм кайбер киңәшләрен, нәсыйхәтләрен бирде.

Камил хәзрәт, үз чиратында, Татарстан мөфтиятенә карата тирән ихтирам күрсәткән Абдурраззак хәзрәткә рәхмәтен белдерде һәм бердәм хезмәттәшлекнең дәвамлы булуын теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана