Мөфтияттә КФУда ислам финанслары буенча белгечләр әзерләү мәсьәләсе каралды

13 июль 2021 ел 14:35
Мөфтияттә КФУда ислам финанслары буенча белгечләр әзерләү мәсьәләсе каралды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 3нче көнендә (13нче июльдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Нәзарәттә КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты директоры Наилә Баһаветдинова белән очрашты. Очрашуда катнашучылар үзара хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Наилә ханым Идарә, икътисад һәм финанс институты базасында ислам финанслары өлкәсендә белем бирү буенча кайбер тәкъдимнәре белән белән бүлеште. “КФУда укучылар арасында ислам икътисады буенча кызыксыну көннән-көн үсә. Мөселманнар күпләп яшәгән чит илләрдән килүчеләрнең дә теләкләрен истә тотып, бакалавриатта белем алучыларга AAOIFI сертификатына ия булу өчен мөмкинлекләр тудыру өстендә эш алып барырга ниятлибез”, – диде һәм Камил хәзрәттән кайбер киңәшләр сорады. “Без Бәһрәйн шәһәреннән белгечләр чакырттык. Алар бер атна дәвамында лекцияләр укыдылар, уку материалларын калдырдылар, аннары имтиханнарга әзерләнү өчен  алты ай вакыт бирделәр. Имтиханнар пандемия шартларында дистанцион форматта узды һәм уңышлы тапшыручылар сертификат алды”, – дип cөйләде мөфти. Быел Казан шәһәре казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм әлеге бүлек белгече, ислам фәннәре докторы Идрис хәзрәт Кыёмов ислам финанслары өлкәсендә сертификацияләнгән экспертлар булуга ирешүен сөйләп үтте. Хәзерге вакытта барлыгы биш татарстанлы AAOIFI — ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык исәбен, аудитны, идарә итү, этика һәм шәригать стандартларын үстерү оешмасы тарафыннан бирелгән сертификатка ия. Әлеге белгечләр Татарстан мөфтиятендә, Россия ислам институтында хезмәт кылалар.

Очрашу барышында мөфти хәзрәт кунакны “Хозур” нәшрияты тарафыннан басылып чыккан китаплар белән таныштырды, Коръән һәм ислам дине нигезләре буенча басмаларны бүләк итеп бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана